XVI Бөтенроссия авыл Сабантуе

XVI Бөтенроссия авыл Сабантуе быел Пенза өлкәсенең Күзнәй районы Дәхтәрни авылында узды. Бәйрәмдә 38 төбәктән 500 дән артык вәкил, 600ләп артист һәм җирле халык, өлкәнең 40тан артык татар авылыннан килгән кунаклар катнашты. Сабантуй кунакларын Пенза өлкәсе губернаторы Олег Мельниченко һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләделәр. Киләсе елга бәйрәм эстафетасын Оренбург өлкәсе кабул итә. Ә быел Бөтенроссия авыл Сабантуе көрәшендә абсолют батыр калып Раил Нургалиев үзенең 41нче машинасын алды! Бәйрәмдә бер тонна татарча азу пешерү буенча гастрономик рекорд куелды һәм Россия рекордлар китабына кертелде. Ә иң мөһиме – Пенза өлкәсе халкының әлеге бәйрәмгә ихлас сөенүе һәм оештыручыларга, килгән кунакларга рәхмәтле булып калулары. Видео: Альбина Гайнуллина

12+
3 просмотра
4 дня назад

, чтобы оставлять комментарии