🤲Мәчкәрә авылында тугызынчы “Мәчкәрә укулары” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды
🤲Мәчкәрә авылында тугызынчы “Мәчкәрә укулары” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды. Ул быел Беренче Җәмигъ мәчетенең - 235 һәм күренекле галим, профессор Рөстәм Үтәмешевнең 100 еллыгы уңаеннан оештырылды. Укулар “Мәчкәрә мәдрәсәсе галимнәренең рухи мәдәният үсешенә керткән өлеше: тарих һәм традицияләрнең дәвамчылыгы” темасын үз эченә алды. Чарада катнашучылар иң элек Беренче Җәмигъ мәчете белән танышты, ислам галимнәре җирләнгән зиратны зиярәт кылдылар. Аннары Күкшел авылы мәдәният йортында конференциянең пленар утырышы булды.