Апастово-информ
Иконка канала Апастово-информ

Апастово-информ

9 подписчиков

88
просмотров
Район оешмаларының хезмәт коллективлары үз эшчәнлекләре белән таныштыра, җырга-моңга осталыкларын да күрсәтә. Узган атнада тамашачылар алдында район электр челтәре, “Татэнергосбыт” коллективлары чыгыш ясады. Әлеге концертлар район башлыгы Айрат Җиһаншин тәкъдиме белән һәм “Татарстанда – җәй” проекты кысаларында оештырыла. 29 июль кичендә дә үзәк ял паркында күңелле ял киче узачак. Бу юлы районның үзәкләштерелгән хисап оешмасы, территориаль казначылык бүлеге, финанс-бюджет палатасы һәм 106нчы янгын-коткару хезмәте хезмәткәрләре чыгыш ясаячак. (0+) #татарстандаҗәй
98
просмотров
Аның хуҗалыгы аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән. Һәр көн саен бакчасын, ишегалдын, йорт каршысын матурлап, чәчәкләренә сулар да сибеп торалар. Бар җирләре чиста-пөхтә. Алар Апас шәһәр тибындагы бистәсендә игълан ителгән “Иң матур хуҗалык” бәйгесендә катнашалар. Кәүсәр апа батыр ул үстергән Ана. Аның улы Риназ махсус хәрби операциядә һәлак булды.
83
просмотра
Шәмәк авылында яшәүчеләр урам юлларын төзекләндерү эшенә үзләре алынган. Әлеге изге эшне башлап йөрүче, иганәче РФ Дәүләт Думасы депутаты, “Апас” якташлар җәмгыяте җитәкчесе Марат Нуриев. - Кемнеңдер килеп эшләгәнен көтеп утырырга кирәкми. Үзең яшәгән урынның чисталыгы һәм матурлыгы өчен һәркем җаваплы булырга тиеш. Үз кулың белән башкарган эш кадерлерәк була, - ди ул үзе. Авыл халкының әлеге башлангычы бердәмлек һәм туган җиргә хөрмәт үрнәге булып тора.
163
просмотра
Район башлыгы Айрат Җиһаншин җитәкчелегендәге делегация якташлар белән очрашып, туган як сәламнәрен җиткерде, алып килгән күчтәнәчләрне һәм кирәкле әйберләрне тапшырды.
88
просмотров
Килгән һәркем тәмле "Күрше" коктейле белән сыйланды, күбек яңгырында "коенды". Биткә рәсем ясау, төрле мастер-класслар, бушка лотерея, энҗе-мәрҗәннәрдән беләзекләр ясау, биюләр, җырлар бар да ял киченең бер бизәге булды.
101
просмотр
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов сүзләренчә, барлык комбайннар да уракка әзер, урып-җыю эшләре якын көннәрдә башланып китәчәк.
138
просмотров
“Апастово-информ” филиалының иҗат төркеме районның ДАИ хезмәткәрләре белән берләштерелгән рейдка чыкты. Төш вакытында Апас-Каратун юлында электр велосипедына утырган ир-атны туктатырга туры килде. Тикшерү барышында транспорт чарасы белән идарә итүченең салмыш булуы һәм бу хатаны икенче тапкыр кабатлавы ачыкланды. “Әгәр егәрлеге 250 вттан артмаса, ә тизлеге 25 км/сәг булса, мондый электровелосипед юл йөрү кагыйдәләре буенча гадәти велосипедка тигезләнә. Бу очракта исерек килеш йөргән өчен РФ КоАП 12.29 маддәсенең 3 өлеше буенча җаваплылыкка тартачаклар. Велосипед бу очракта механик транспорт чарасы булып саналмый. Әгәр егәрлеге 250 Вт тан югары булса яки тизлеге 25 км/сәг тән зуррак булса, җайланманы мопед дип танырга мөмкиннәр. Ул вакытта исерек хәлдә идарә итү өчен РФ КоАП 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча җаваплылык яный. Бу җитдирәк: 45 000 сум штраф һәм 2 елга кадәр идарә итү хокукыннан мәхрүм итү”, - ди ДАИ бүлеге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Әнис Гобәйдуллин.
108
просмотров
-Без быел көзге бодайга ике сорт – Скипетр белән Тайгета чәчтек. Язгы бодай - Ликамеро белән Корнетто. Арпаның Вакула сортын утыртык. Алар – кыска сортлар, саламнары азрак була. Безнең төп юнәлеш – башак зурлыгы, тулаем җыеп алу кирәк. Алар керткән ашламаны яхшы үзләштереп, көчне башакка бирәләр. Күбрәк нәтиҗәлелек максатыннан эшлибез. Безгә түбән үзкыйммәт белән мул уңыш җыеп алу мөһим. Сыйфатны беренче урынга куеп эшлибез”, - ди “АгроАктив” хуҗалыгы җитәкчесе Фәрит Рәхимов.
75
просмотров
“Фәрештәнең алтын куллары» Бөтенроссия волонтерлар оешмасы кысаларында районда оешкан “Көмеш волонтерлар” хәрәкәте оста куллы, изге күңелле өлкәннәрне берләштерә. Алар ярдәме белән махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр өчен бик күп кирәк-яраклар әзерләнә: тактик носилкалар җыела, сумка-янчыклар, волокуша-носилкалар, яңгырдан саклаучы плащлар, теплоизоляцион одеялолар, дронга каршы ятьмәләр тегелә, маскировка челтәрләре үрелә, коры душ әзерләнә, госпитальдә дәваланучылар өчен махсус җылы оекбашлар бәйләнеп озатыла.
119
просмотров
Апаста яңа төзелгән “Мирас” пансионатында журналистлар, блогерлар өчен матбугат конференциясе узды. Биредә район башлыгы Айрат Җиһаншин, аның урынбасары Ленар Хантимиров, “Ярдәм” хәйрия фонды рәисе Илдар Баязитов, Болгар ислам академиясе, Татарстан Республикасы җәмәгать Советы җитәкчеләре, “Ярдәм” хәйрия фонды вәкилләре һәм башкалар катнашты. “Мирас” пансионаты уңайлы җирдә урнашкан. Янәшәдә генә мәктәп, кунакханә, спорт объектлары, ял паркы урын алган.
89
просмотров
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова яшь гаиләләрне котлады.
125
просмотров
В деревне Деушево, около реки Свияга, прошел музыкально-туристический фестиваль бардовской песни🎤🎻🎸🎼
134
просмотра
22 июньнән Әлмәндәр авылында “Авылда рәхәт. Әлмәндәрдә рәхәт” лагере эшли башлады. Әлеге лагерьда Әлмәндәрдә яшәүче һәм җәй көне авылга кунакка кайткан 28 бала ял итә. Алар өчен клуб мөдире Лилия Камалиева төрле кызыклы һәм файдалы ял чаралары оештыра. #Татмедиа
103
просмотра
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Киңәшмәдә 4 мәсьәлә каралды. Кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклау, массакүләм мәгълүмат чараларында юл хәвефен кисәтү, иминлек кагыйдәләрен чагылдыру, хайваннар катнашындагы юл һәлакәтләрен киметү хакында сүз булды. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссиянең җитәкчесе Булат Әхмәтҗанов җитди таләпләр куйды.