19 июнь сәгать 11 дә Казан Сабан туе алдыннан традицион бүләк җыю йоласы үтәчәк. Бүләк җыю дүрт маршрут буенча узачак:
✅ ТР Рәисенең Казан Кремлендәге резиденциясеннән Бауман һәм Кремль урамнары буенча;
✅ Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрыннан Пушкин урамы буенча;
✅ «Туган авылым» комплексыннан Миңнуллин урамы буенча;
✅ Иске Татар бистәсе буенча. Бу чарадан читтә калмагыз!
Видео: Фәгыйлә Шакирова
#сабантуй #казан #татарстан #казансабантуе
Республикабызның төрле районнарында Сабантуйлар гөрләп үтте.
Уртада - үзешчәннәр.
Уртада халык чыгыш ясаган Сабантуй - иң чын Сабантуйдыр. Видео: Гөлгенә Габделхакова.
Тукай иҗатына балачактан гашыйк Мөсәмирә апа белән Вакыйф абый Сәлиевләр аның әкиятләрен, шигырьләрен сәйләннән үрелгән кул эшләре ясап, зур күргәзмә булдырган. Бер-бер артлы ике инсульт, йөрәгенә операция кичергән Мөсәмирә апа шушы шөгыльләре аша көч алам, ди. Бөртекләп җыеп эшләнгән «Тукай иленә» кунакка сезне дә чакырабыз.




